Атна башы карлы булачак
Синоптиклар фаразлавынча, бүген - 8 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар ява, кайбер районнарда томан төшәчәк.
Республикада җил көньяк-көнбатыш тарафтан исә, талгын. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы көндез 2-7 градус салкын булачак. Казанда көн шулай ук карлы булыр дип фаразланыла, көндез 2-4 градус чамасы салкын.
9 февральгә каршы төндә дә кар ява. Һава температурасы 8, аязганда 11 градуска кадәр түбән төшә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53970
Фото: https://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=7313213408aa41da786e7d9098f68df9&n=33&h=215&w=323
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев