Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аналарча кайгыртучан, кирәк чакта кырыс та

Балалар белән эшләүче полиция хезмәткәре нәкъ менә Марина Новикова кебек булырга тиештер инде ул. Аналарча кайгыртучан, мөлаем дә, кирәк чакта кырыс, таләпчән дә.

Эчке эшләр органнарында 2002 елдан бирле эшли. Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясенең юридик факультетын тәмамлагач кия ул форманы. Тикшерүче дә була, административ законнарны башкару инспекторы һәм башка төрле вазыйфаларны да башкара. Полиция майоры дәрәҗәсенә күтәрелә. 2011 елдан балигъ булмаганнар эше буенча инспектор.
"Безнең службаның төп бурычы балигъ булмаган балалар арасында хокук тәртибе бозуларны, җинаятьчелекне һәм сукбайлыкны кисәтү, профилактикалау,-ди Марина.
-Бүгенге көнгә 16 бала исәптә тора. Күбесе хокук тәртибе бозганнар, хулиганлык кылганнар, урлашканнар. Аларны вакытында ачыклап туры юлга бастырмасаң, тагын да хәтәррәк җинаятьләр кыласыларын көт тә тор. Мондый үсмерләрнең һәрберсенә шеф офицер, җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. Участок инспекторлары да күз уңында тоталар.
Кыскасы, һәр адымнары контрольдә. Буш вакытлары файдалы үтсен өчен җәмәгать эшләренә, спорт түгәрәкләренә тартабыз.
Балалар белән эшләүнең үз кыенлыклары, үзенчәлекләре бар. Алар белән өлкәннәр кебек сөйләшеп булмый. Беришләре җылы сүздән, дустанә мөгамәләдән ачылып китә. Икенчеләренә кырысрак булырга кирәк. Ә кайбер гаиләләрдә балалардан бигрәк ата-аналарны тәрбияләргә дә туры килә. Шундый 14 гаиләне күз уңында тотабыз.
Иң элек безнең игътибарга эләккән баланың яшәү рәвеше, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне өйрәнәбез, торак-көнкүреш шартларын тикшерәбез. Гадәттә, хокук тәртибе бозу, җинаять юлына эчә, беркайда да эшләми торган ата-аналарның балалары баса. Андый хәсрәт ата-аналарны тәртипкә чакырабыз, яшәү рәвешен үзгәртергә өндибез. Аннан соң материалларны туплап балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә тапшырабыз. Комиссия утырышларында мондый гаиләләргә ярдәм итү юлларын эзлибез".
Балигъ булмаган эше буенча инспектор педагог та, балаларны үз артыннан ияртердәй, ата-анага сүзе үтәрдәй лидер да һәм, әлбәттә, психолог та булырга тиеш. Ә Марина Новиковада бу сыйфатлар бар кебек тоелды миңа. Һәрхәлдә, төзәлү юлына баскан һәр үсмер өчен үз баласы кебек куана белә ул.
Марина Новикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев