Алдагы төнгә 6 градуска кадәр суыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 октябрьдә болытлы һава торышы саклана, юеш кар, яңгыр явачак.
Синоптиклар урыны белән төнге сәгатьләрдә томан, көндез исә буран булуы турында искәртә. Төнлә төньяк-көнчыгыштан талгын, көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил исә. Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитү ихтималы бар.
Республика буенча уртача һава температурасытөнлә һәм көндез бер чама - 1 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.
Казанда да болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем вәгъдә ителә. Һава температурасы төнлә һәм көндез 1-3 градус җылы булачак. Кичкә таба һава температурасы 0дән 1 градуска кадәр төшә.
30 октябрьгә каршы төндә күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран чыгарга да мөмкин. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитә. Һава температурасы сизелерлек суыта - 1-6 градуска кадәр түбән төшә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50297
Фото: http://i.ucrazy.ru/files/i/2011.8.9/1312909007_platinumwall.ru_201102201353595049.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев