Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Акыллыларның да акыллылары хөрмәтләнде

Күркәм традиция саналган тагын бер чарабыз яңарды. Яңа уку елы башында республика, Рәсәй күләмендә олимпиадаларда җиңүче укучыларыбыз өчен район башлыгы грантлары булдыру турында хәбәр ителгән иде. Менә чебешләрне санар чак та килеп җиткән икән бит. Кичә район хакимиятенең утырышлар залында җиңүчеләр чакырылды. Аларны район башлыгы Илһам Валеев тәбрикләде. -Сез районны...

Күркәм традиция саналган тагын бер чарабыз яңарды. Яңа уку елы башында республика, Рәсәй күләмендә олимпиадаларда җиңүче укучыларыбыз өчен район башлыгы грантлары булдыру турында хәбәр ителгән иде. Менә чебешләрне санар чак та килеп җиткән икән бит.
Кичә район хакимиятенең утырышлар залында җиңүчеләр чакырылды. Аларны район башлыгы Илһам Валеев тәбрикләде.
-Сез районны республика, регионнар арасында таныткан егет-кызларыбыз. Аз булсагыз да көчле булуыгыз белән сокландырасыз! Менә вәгъдә иткән премияләрне сезгә тапшырыр сәгатьләр дә килеп җитте. Алга таба да уңышларыгыз белән шатландырып яшәгез. Кайда булсагыз да сезнең уңышларыгыз безнең өчен олы шатлык. Әнә, яңа гына сөенечле хәбәр килеп иреште. Районыбыз даны булган спортчы Дилбәр Мусина Европада кул көрәше буенча чемпион калган. Сезгә дә фән юнәлешендә олы җиңүләр телим,- диде ул.
Укучыларыбыз дулкынландыргыч мизгелләр кичерәләр.
-Олимпиадада бу кадәр каушамаган идем. Район башлыгының премиясенә лаек булу минем өчен икеләтә куанычлы,-ди Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлфинә Хәлиуллина. Ул рус теле буенча республика күләмендә призер булып танылган. Бу сәгатьләрдә аның укытучысына, әнисенә, мәктәп директорына да олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Шуны да искәртеп үтик, барлык җиңүчеләр белән беррәттән, аларның укытучыларына да акчалата бүләкләр тапшырылды. Инде калган җиңүчеләребезнең исемнәрен атап үтик. Менә алар: Ангелина Баранова (Балык бистәсе гимназиясе, 9 сыйныф), Диләрә Ширьязданова, Рөстәм Шәмсетдинов (Балык бистәсе 2 мәктәбе, 11 сыйныф укучылары), Гөлчәчәк Галиева (Балык бистәсе икенче мәктәбе, 10 сыйныф), Айгөл Мостафина (Күки мәктәбе, 9 сыйныф), Гөлинә Зәйнуллина, Айзирә Кәримуллина (Күгәрчен мәктәбе, 11-10 сыйныф укучылары), Анастасия Тимофеева (Шомбыт мәктәбе, 11 сыйныф). Анастасия адресына аеруча олы мактау сүзләре яңгырады. Ул экология буенча Бөтенрәсәй олимпиадасында, ә татар теле буенча республика олимпиадасында призер булган. Моның өстәвенә, Анастасия яхшы спортчы, мәктәпнең үзешчән сәнгать остасы да икән бит әле.
Менә шулай итеп, районыбызның талантлы балаларына, уку алдынгыларына "акыл канаты" да бүләк иттеләр. Район җитәкчелеге киләчәктә дә әлеге күркәм гадәтне сакларга дигән теләктә калды. Киләчәктә районыбыз вундеркиндлары 11 призлы урыннар белән генә чикләнеп калмаслар дигән өметтә калыйк. Алдагы уку елы белән сүз йөрткәндә, алар дүртәү генә иде бит әле.
Вазыйх Фатыйхов.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев