Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

23 февраль көне – Ватанны саклаучылар бәйрәме

Быел Ватанны саклаучылар көнен өч көн дәвамында бәйрәм итәчәкбез.

Араларыбызда армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк кешеләр байтак. Чын күңелдән чыккан котлауларын ишетү аларның йөрәгенә май булып ята. Әйдәгез, без, гүзәл затлар да, бәйрәм рухын тудырырга ашыгыйк!

Ирләр көне диләр бүген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!
Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Үстерегез, баланы.
Әтиле йорт, куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә күрәдер.
Гомер юлы бик тиз үтә,
Менә шунысы, аяныч
Шул кыска гомерләрдә сез,
Булыгыз ла, таяныч.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА.

чыганак: http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/54430

Фото: http://photostock.su/18442.png

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саклаучы