Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автотранспорт хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кайчандыр 100 дән артык эшче-хезмәткәрне берләштергән, 80 данәләп техникасы булган автотранспорт предприятиесендә хәзер нибары 35 кеше эшли, автобуслар саны дистәгә дә тулмый. Шуңа карамастан, район икътисадында әһәмиятле урын алып тора, үз алдындагы бурычларны уңышлы үти коллектив.
-Бәйрәмебезне матур гына хезмәт...

-Бәйрәмебезне матур гына хезмәт уңышлары белән каршылыйбыз. Узган тугыз айда гомуми табыш 15 миллион 677 мең сумны тәшкил итте. 150 меңнән артык пассажир йөрттек,-диде предприятие җитәкчесе Илфат Хөснетдинов.
Бу уңышларда бай тәҗрибәле автобус шоферлары Николай Сорокинның, Мирхәт Гатауллинның, Газинур Зыятдиновның, Валерий Смолинның хезмәт өлеше күләмле. 40 елга якын хезмәт стажы булган Николай Сорокин, мәсәлән, предприятиегә 1 миллион 300 мең сумнан артык табыш китергән, 10 меңнән артык пассажир йөрткән. Күпсанлы "бомбилалар" белән конкуренция шартларында да Казанга автобус белән йөрүне кулай күрүче райондашлар байтак.
"Казанга гел автобус белән барырга тырышам. Руль артында Николай, Газинур, Мирхәт кебек шоферлар булганда үземне ышанычлы кулларда хис итәм",-диде өлкән яшьтәге пассажирларның берсе. "Ә безгә автобусларның шәһәр үзәгенә кадәр баруы уңай",- диештеләр бер төркем студентлар.
Көненә 6 рейс ясыйлар автотранспорт предприятиесе автобуслары. Моннан тыш 4 автобуслары якташларны Казан май комбинатына илтәләр, алып кайталар. Мәктәпләргә хезмәт күрсәтүче автобус шоферлары да автотранспорт предприятиесеннән икән.
Икътисадый кыенлыкларга карамастан, предприятиедә ел саен автобус паркын яңартырга тырышалар. Җәй көне генә бер яңа автобус кайтарган булганнар. Якын көннәрдә заманча уңайлы тагын бер чит ил автобусы алырга исәпләре.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев