Югары Тегермәнлек посты командасы узган елгы уңышын кабатлап беренче урынны алды.
Районыбыз янгынчылары һөнәри бәйрәмнәрен ярышып каршыладылар. Россия янгын сагы службасының 367 еллыгына багышланган бәйге Корноухово аерым янгын сагы посты базасында уздырылды. Анда хуҗалар, Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш постлары һәм Балык бистәсе янгын часте командалары көч сынаштылар.
Ярышларны тантаналы төстә Чистай янгынга каршы служба отряды начальнигы Минзәки Хәмәтгәлиев ачты.
Виктор Филиппов җитәкчелегендәге Югары Тегермәнлек посты командасы узган елгы уңышын кабатлап беренче урынны алды. Корноуховолылар икенче урынга чыктылар.
Рәсемдә:җиңүчеләр машина йөртүче Фердинант Шәйдуллин, янгынчы Рәшит Фәсхиев, отделение командиры Ринат Гайнуллин.
Автор фтолары.
]
\
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев