Хезмәт кешесе
Вәкил Мөбәрәкшин-хуҗалыкның оста кулы
Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең рәсми визиты вакытында Трой-Урай авыл җирлегендә эшләүче Рүзәл Габитовның фермерлык хуҗалыгы белән дә танышып китте.
Әлеге хуҗалык сөт җитештерүдә район фермерлары арасында алдынгылар рәтендә атлый. Бүген биредә 189 баш мөгезле эре терлек асрала. Аларның 63 е савым сыерлары. Узган ел фермер 226 тонна сөт, 14 тонна ит, 465 тонна ашлык җитештергән.
-Янәшәмдә хезмәт сөючән, тырыш, ышанычлы хезмәттәшләрем булмаса мондый уңышларга ирешә алмас идем,-диде Рүзәл Габитов чираттагы очрашуыбыз вакытында. Шундыйларның берсе- тракторчы һәм берүк вакытта баш белгеч вазыйфасын үтәүче Вәкил Мөбәрәкшин белән якыннанрак танышырга булдым. Махсус белеме булмаса да, биредә үз эшенең чын остасы дип атыйлар аны. Туган авылы Түбән Тегермәнлектә игенче хезмәтенең барлык нечкәлекләрен үзләштереп бирегә килә ул. Нәрсәгә керешсә, шуны булдыра торганнардан. Яз башыннан җир эшкәртеп чәчү чәчә, терлек азыгы хәстәрләүдә дә башлап йөри. Урып-җыюда да читтә калмый. Кыш айларында терлекчелектә алыштыргысыз механик. Маллар алдына печән, салам тарата, ятакларын чистарта. Саву аппаратларын көйләп тәртиптә тоту да аңа йөкләнгән. Кыскасы, хуҗалыкның киң профильле оста кулы Вәкил Мөбәрәкшин.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев