Хезмәт кешесе
Ул биредә танылу алган
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча баш белгече Рөстәм Вахитов белән сыер абзарларының кышка әзерлеге белән танышып йөргәндә Югары Тегермәнлек авылы фермасында күптәнге танышым, Күгәрчен авылының элеккеге данлыклы механизаторы Габдрәшит Хәбибуллинны очраткач бер мәлгә аптырабырак калдым.
Бер булганнан бар да була, дигәндә "ВЗП Рыбная Слобода" хуҗалыгында да бик тиз танылу алган егет. Хуҗалык җитәкчесе белән белгечләр дә мактап телгә алдылар үзен. Биредә аны җаваплы тармакка билгеләп ялгышмаганнар. Иң элек ул күп еллардан бирле тик торган, шактый таушалган ДТ-75 тракторын көйләп, сафка бастырган. Шуннан соң тракторына эттерү көрәге беркетеп терлекчелек биналарын тирестән арындыру эшен башлап җибәргән. "Фермада ул эшли башлагач өстебездән олы йөк төшкәндәй булды",- ди хуҗалык җитәкчесе. Язга чыгу белән ул терлек утарларын чистартып чыгарган. Аннан соң сенаж базларын тәртипкә китергән. Иңендә 35 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган Габдрәшит буш вакытларында техника утарында комбайн, агрегатларны төзәтеп эшкә әзерләүдә коллегаларына теләп булыша икән.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев