Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Тормыш матурлыгын тоеп яши ул

Җәйге бакчаның бар яме-чәчәкләр. Урман-кырлардан күчкән табигый матурлыкка берәү дә битараф түгел.

Балык Бистәсендә яшәүче Румия апалар капкасын ачуга иң элек бакча тутырып үскән лилия, петуния, дәлия чәчәкләренә күзем төште. Гүзәллек тудыручы үзе дә мине күреп каршыма чыкты.
-Пенсиядә бит мин хәзер,-диде ул елмаеп. -Бакчада эшләргә дә, өйдәге эшне карарга да вакыт күп. Элек кенә ул, барысына да җитешеп булмый иде.
Тыйнаклык саклап кына әйтүе инде Румия ханымның. Югыйсә, хан сараедай иркен йорт, каралты-куралар барысы да Рамил абый белән бергәләп үз көчләре, тырышлыклары белән торгызылган. Тормыш арбасын тигез тартсаң гына муллыкка ирешеп буладыр ул.
Үзе бу яклардан түгел ул. Тумышы белән Әлки районының Иске Әнҗерә авылыннан.
-Ничек безнең районга килеп чыктыгыз, Румия апа?-димен.
-Авылда 10 классны тәмамлаганнан соң Казан медицина училищесының санитар-фельдшер бүлегендә укыдым. Юллама белән Балык Бистәсенә билгеләделәр. Бер ел Югары Тегермәнлек участок больницасында санитар-фельдшер булып эшләдем. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясауны планлаштыру, янәшәдәге объектларга йөреп, андагы чисталыкны барлап тору кебек эшлә минем вазыйфага йөкләтелгән иде.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: муллыкка ирешеп буладыр