Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Шәфкать туташы Эльмира Сатдинованы Корноухово картлар йортында һәркем көтеп ала

Моннан нәкъ утыз биш ел элек яңа ел иртәләренең берсе Илсөяр һәм Рәшид Кәримовлар гаиләсенә шатлык алып килә. Ходай аларга әти-әни булу бәхете бүләк итә.

Беренче балаларын кулларына алуга ак бәхетләр тели ата-ана, кызларына зур өметләр баглый. Теләгән теләкләре Ходайның " Амин", дигән сәгатенә туры килә аларның. Ата-анасының баглаган өметләрен аклый кыз.

Язмамның герое Эльмира Сатдинова турында бик күп җылы сүзләр әйтә алыр идем мин. Күрешкәндә һәрчак ягымлы итеп исәнләшер, тыйнак кына итеп хәлләреңне сорашыр, башка бер артык сүз дә дәшмәс. Эльмира үзенә уңай сыйфатларның күбесен туплаган, дисәм дә ялгыш булмас. 1981 нче елда Корноухово авылында дөньяга килә ул. Унберьеллык урта мәктәпне тәмамлагач, бер икеләнүсез, егерме биш ел өлкән шәфкать туташы булып эшләгән әнисе эзеннән китә Эльмира. Ул Казан медицина көллиятенә укырга керә. 2001 нче елда укуын уңышлы гына тәмамлап кайткан кыз бәхет эзләп читкә омтылмый. Башта биш ел авылда фельдшер - акушерлык пунктында хезмәт куя, 2006 нчы елда шәфкать туташы булып Корноухово картлар йортына эшкә килә. Эльмира үзе бу хакта: "Әлеге һөнәрне үз теләгем белән сайладым, эшемне, авыр булса да, бик яратып башкарам", - дип кабатларга ярата.

Үз һөнәреңне җаның-тәнең белән яратмасаң, аңа тугры калып, дистәләгән еллар буе эшләп булмый торгандыр ул. Бүгенге көндә картлар йортында караучысыз калган 40 әби-бабай тәрбияләнә. Шуларның унөче - урын өстендә ятучы картлар. Һәркөн иртән шәфкать туташы килүен дүрт күз белән көтә алар. Эльмираның иртәсе бүлмәләргә кереп, әби-бабайларның хәлләрен, саулыкларын сорашудан, һәр бүлмәнең чисталыгын тикшерүдән башлана. Өлкәннәрнең зарын сабыр гына тыңлый, киңәшләрен бирә. Һәрберсенең авыру тарихыннан чыгып, меню төзү, кирәк чакта беренче медицина ярдәме күрсәтү дә аңа йөкләнгән. Алай

гына да түгел әле, әби-бабайларны район хастаханәсенә алып барып, медицина күзәтүе үткәрү дә, аларга кресло - коляскалар, ортопед аяк киемнәре, таяклар, аяк протезлары, шифаханәләргә юлламалар юнәлтү дә шушы орчык кадәр генә булган шәфкать туташы вазыйфасына керә. Карап торышка җиңел генә кебек, ә күпме җаваплылык аның җилкәсендә.

-Медицина күзәтүе үткәндә һәрберсен җитәкләп, бер бүлмәдән икенчесенә йөртәм. Алар бит бала кебек, ярдәмгә мохтаҗ. Мин дә булышмасам, кем килеп ярдәм кулын сузар аларга?! - ди Эльмира тыйнак кына.

Эльмираны эштә генә түгел, өендә дә зарыгып көтеп алалар. Ике малайга яраткан һәм үрнәк әни, тормыш иптәше Даниска сөекле хатын да әле ул. Уңышлары да юк түгел Эльмираның. 2014 нче елда район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә ул. Ләкин хатын-кыз өчен иң зур бүләк - күңел биреп башкарган эшең, тату гаиләң һәм сау-сәламәт балаларың булудыр, мөгаен. Эльмираны да Ходай шушындый бәхет белән бүләкләгән һәм киләчәктә дә шушы бәхеттән аермасын иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Корноухово авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев