Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Рөстәм Галиевның руль артына утыруына тиздән 30 ел тула

«Кама-Агро» хуҗалыгының алдынгы автомобильчесе Рөстәм Галиевның руль артына утыруына тиздән 30 ел тула.

Мәктәпне тәмамлагач ул хәрби комиссариатта әтисе эшен дәвам иттерү нияте белән үзен автомобильчеләр курсына җибәрүләрен сорый. Егетнең теләгенә каршы килмиләр. Аңа Досааф оешмасына укырга юллама бирәләр. Хәрби хезмәттә аңа заманча куәтле яңа КамАЗ автомашинасы тапшыралар. Ерак Әфганстан җирендә, таш-тау арасында, катлаулы юлларда аңа ягулык-майлау материаллары ташу кебек җаваплы эш йөклиләр. Хезмәте җиңел булмый аның. Туктаусыз ут ачуларына карамастан аеруча куркынычлы йөкне соңармыйча билгеләнгән урынга илтеп җиткерү өчен шактый кыенлыклар кичерергә туры килә аңа. Әмма егет үтә дә тәвәкәл булуы белән иптәшләреннән аерылып тора. Аннары техникасын да ул һәрвакыт төзек, тәртиптә тотарга гадәтләнә. Шуңа Рөстәм туган авылы кырларында иген җыюда да елның-елында мактала. Комбайннан ындыр табагына ашлык ташу гына түгел, башка күп төрле җаваплы рейсларны да аңа ышанып тапшыралар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык руль