Хезмәт кешесе
Рәдиф Галеев өлкәннәрдән калышмыйча югары нәтиҗәләргә ирешә
"Масловский" хуҗалыгында мөһим производство объектлары өчен кадрлар хәстәрләү һәрвакыт алгы планда тора.
Быелгы урып-җыю эшләрендә комбайнчы Рәдиф Галеев өлкәннәрдән калышмыйча югары нәтиҗәләргә ирешә. Безгә бу хакта хуҗалык җитәкчесе Николай Андреев күп кенә мактау сүзләре җиткерде. Рәдиф биредә бай тәҗрибәле игенчеләргә менә дигән алмаш булырга әзерләнә икән.
"Алма агачыннан ерак төшми" дигән мәгънәле мәкаль нәкъ аның хакында әйтелгән инде. Үз вакытында терлекчелектә хезмәт куйган әтисе Рифатның эшен дә ул менә дигән итеп алып бара. Кыш айларында тормыш иптәше Валентина белән фермада маллар карыйлар алар. Ә яз башыннан үзенә беркетелгән "МТЗ-1221" тракторы белдән җир эшкәртә, чәчү чәчә. Бер сүз белән әйткәндә бар эшкә дә кулы ятып тора егетнең. Игенче хезмәте серләренә ул урта мәктәпне тәмамлагач район үзәгендәге һөнәри уку йортында үзләштергән.
Моңа билгеле инде җәйге каникул вакытларында тәҗрибәле комбайнчылар Ренат Сәйфуллин белән Сергей Спиридонов янәшәсендә ярдәмче булып йөрүенең йогынтысы тими калмагадыр. Хәрби хезмәттән кайткач ул туган авылы Масловка тамыр җибәрә. Берничә ел инде егет хуҗалыкта хәлиткеч урып-җыю чорында "ДОН-1500" комбайны белән алдынгылыкны бирмиләр. Быелгы уракта да ярдәмчесе Рәис Гәйнетдинов белән алар 10 мең центнердан артык ашлык суктырып алуга ирештеләр. Иң куанычлысы техникадан елдан ел җитештерүчән файдаланалар яшьләр. Кызу эш вакытында һичкенә дә тик торуны белмиләр алар. Инде бүген үк аларны хуҗалыкның бай тәҗрибәле игенчеләренә ышанычлы алмаш дип атарга мөмкин.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев