Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Районда беренче икътисадчы буларак та горурланырлыгы бар аның

(Районыбыз абруйлысы Фәйзрахман Мөхәммәтхан улы Нотфуллинга 75 яшь тулу мөнәсәбәтеннән) Рәхмәт яудыра шәкертләре

Уйларына уралып урам буйлап барганда урта яшьләрдәге бер ханым кочаклап ук алгач, бер мәл югалып калды инде.

- Фәйзрахман абый, танымадыгызмы әллә? Бу мин, Лилия ләбаса, Сез юллама тоттырып Тулушка җибәргән кызларның берсе. Зөлфия дә монда әле. Эшкә өйрәттегез,бухгалтер ясадыгыз бит. Гел искә алабыз сезне!

Менә шундый Фәйзрахман Нотфуллинга рәхмәтле кешеләр районыбызның һәр авылында диярлек бар, йөзәрләгән алар. Бик күпләр аны остазлары санап хөрмәтлиләр.

"Аның кемгә дә булса каты бәрелгәнен, сүгенгәнен хәтерләмибез. Гаеплеләргә дә авыр сүз әйтмәде, ялгышлар булса, сабыр гына тәфсилләп аңлатыр, тынычландырыр, акыллы киңәшләрен бирер иде",- ди шәкертләренең берсе Асия Нәбиуллина.

Туган көнендә дә телефоны тынып тормады. Балтач, Ямаш, Шомырбаш, Шумково... Хәер ник санап торам. Районның һәр саласыннан диярлек шалтыратып котладылар остазны. "Интернетта да утырмыйсың инде бабай, шул кадәр кеше каян белә соң сине",- диештеләр бабаларын телефонга чакырып тәмам алҗыган оныклары.

Илгиз Җамалиев.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев