Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Равил Кәримов урып-җыюда беренчелекне бирми

Быел "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте уракка беренче булып керештеләр.

Биредә Кәримовлар экипажы ел әйләнәсе тырыш хезмәтләре белән мактала.
Хуҗалыкның кыр технологы Фәрит Шиһапов урып-җыю эшләрендә соңгы елларда Равил Кәримовның алдынгылыкны бирмәве хакында әйткәч, аның белән якыннанрак танышырга булдым. Иңендә 30 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган бу егет быел да беренче булып кырга чыккан. Иң куандырганы, ул кызу эш вакытында ватылып тик торуны белми. Бу инде аның техниканы кыш айларында ук җентекләп көйләве, эшкә әзерләве нәтиҗәсе.
Равил берничә ел инде энесе Рафыйк белән урып-җыюда беренчелекне бирми. Хәер алар Сабантуй бәйрәме тәмамлану белән алар үзләренә тапшырылган "Мак-Дон" комбайны белән күпеллык үлән җирен чаптыра башлыйлар. Хуҗалыкта массалы төстә печән хәзерләү төгәлләнгәч "кыр корабларын" бер кат күздән кичереп игеннәрне теземнәргә салуга керешәләр.
Быел да алар районда урып-җыюны беренчеләрдән булып 300 гектар мәйданда үстерелгән көзге "Рыжик"ны теземнәргә салдылар. Бу көннәрдә хуҗалык игенчеләре көзге арышны да ега башладылар. Аны быел биредә 500 гектарда үстергәннәр. Әйтүләренә караганда уңышы да зарланырлык булырга тиеш түгел.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тырыш хезмәтләре белән мактала