Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Николай Арнышев: буыннар сокланырлык хезмәт юлы бар

Николай Арнышев исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Ул гомере буена район автотранспорт предприятиесендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан.

Күп кенә дәүләт бүләкләренә ия булган. Илдә Бөек Ватан сугышы башлангач әтисе, хәрби офицер гвардия полковнигы Давыд Арнышев тормыш иптәше Нина белән дүрт баласын ияртеп, районыбызның Югары Мәшләк авылына кайтып төпләнәләр. Тәртипле, эш сөючән гаилә була бу. Барысы да бергәләшеп күмәк хуҗалыкта хезмәт куялар. Уллары Николай 11 яшеннән "тәртәгә җигелә". Сигез ел дәвамында тракторда эшли. 1949 елда аны шәһәргә автотранспортчылар курсына укырга җибәрәләр. Хәрби хезмәткә чик буе гаскәрләренә эләгә. Дүрт ел хезмәттән соң районыбызга әйләнеп кайта. Ә бу чорларда район үзәгендә хәрби хезмәттән кайткан эшчән егетләрне автомобильчеләр ротасына эшкә җыялар. Бу оешманың беренче көненнән үк Николай Арнышев биредә автомашина йөртә башлый. Ул елларда төрле хуҗалыкларда урып-җыю эшләрендә актив катнаша.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Идрис Аметов.

Фото: http://rustoria.ru/images/content/g960x504/5f/5f63194858c24afe4f3f65524ff47bba.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автотранспорт