Узган ел ахырында Россия Федерациясе Президенты Указы белән Балык Бистәсе район суды рәисе итеп Марс Наил улы Миндубаев билгеләнде. Бүген сезнең игътибарга аның яңа вазыйфасында безнең газета хәбәрчесенә биргән беренче әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
-Яңа урынга күчү мәшәкатләре ничек узды? Алган беренче тәэсирләрегез нинди булды?
-Күченү дигәннән, торак мәсьәләсе хәл ителмәде әле. Һәркөнне Казаннан килеп эшләргә туры килә. Яңа эшемнең бөтен катлаулыгын, җаваплылыгын вазыйфаларымны үти башлагач кына тулысынча төшендем. Суд коллективына килгәндә хезмәттәшләрем бердәм,нәтиҗәле эшкә сәләтле.
-Район судының 2015 елдагы эш йомгаклары, эшчәнлекнең төп юнәлешләре белән дә таныштырыгыз инде.
-2015 елда барлык судьялар тарафыннан 823 граҗданлык, 57 җинаять, 27 административ эш каралган. 197 эшнең апелляцион тәртиптә каралуын да исәпкә алырга кирәк. Монан тыш судка кадәр башкару тәртибендәге материаллар: тикшерү органнары юлламалары, хөкем карарын үтәүгә бәйле материаллар да карала. Болар Балык бистәсе район суды хөкемдарлары ел әйләнәсендә башкара торган эш күләменең бер өлеше генә. Әгәр узган ел безнең суд чыгарган карарларны алсак алар иректән мәхрүм итү ирекне чикләү, штрафлар, төзәтү, мәҗбүри эшләр кебек җәза чараларыннан гыйбарәт. Суд каравына кергән җинаять эшләренең яртысыннан артыгы аерым тәртиптә каралдылар. Хөкемгә тартылучылар үз гаепләрен таныдылар һәм эшне гадиләштерелгән тәртиптә карауга ризалык бирделәр. Балык бистәсе район суды гадел, законлы һәм нигезле каралар чыгара. Тормышның бер урында гына тормаганын барыбыз да яхшы беләбез. Дәүләт тә динамик рәвештә үсә, аның белән беррәттән суд системасы да камилләшә. Судлар да карала торган эшләр дә елдан-ел катлаулана бара, эш буенча әһәмияте булган барлык материалларны җентекләп тикшерү таләп ителә. Шуңа да һәр эш үзенчә катлаулы, алар артында кеше язмышлары.
-Кабул иткән нинди дә булса карар өчен үкенү хисе кичергәнегез булмадымы?
-Теге яки бу эш буенча хөкемне, карарны законга таянып, берүк вакытта инануым, намусым кушканча чыгарам. Шуңа да карарларым өчен үкенгәнем юк.
-Сайлаган һөнәрегездән күңелегез кайткан вакытлар булдымы?
-Мин һөнәремне яратам, шуңа да аннан күңелем кайта алмый.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Әңгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.
Нет комментариев