Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Лилия Кәримуллина: Бер сәгатьтә генә дә берничә төрле булырга кирәк

2015 елның унбер аена 155 бала дөньяга аваз салган. 122 пар бәхетле гаилә корган. Кызганыч хәл, 38 пар аерылышу турында гариза биргән. Уллыкка алуның бер, аталык исемен торгызуның 22 очрагы, 370 үлем акты теркәлгән. Алты кеше исемен алыштырган. Болар барысы да ЗАГС бүлеге эшчәнлегенә кагылышлы саннар

Бу көннәрдә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр. Безнең районда бу бүлек 1958 елда оеша. Шул көннәрдән бирле аны Зоя Серебрякова, Татьяна Зубкова, Мәсхүдә Гыйзетдинова, Рузалия Нәгыймова, Миләүшә Зарипова җитәкләгән. Бүген бу вазыйфаны Лилия Кәримуллина башкара.

Әлеге бүлек нинди хезмәтләр башкара? Халыкка нинди ярдәм күрсәтә ала? Шундый сораулар белән район ЗАГС бүлегенең әлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллинага мөрәҗәгать иттем.

-Бүгенге көндә гражданнар актлар хәлен теркәү бүлеге җиде төрле юнәлештәге хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Баланың тууы турында таныклык ясау, парларны язылыштыру, (кызганычка каршы, аерылышу очраклары да була), суд карары нигезендә балаларны уллыкка, кызлыкка алу, аталык исемен торгызу, кешеләрнең үз исемнәрен алыштыру, үлем очракларын да теркибез. Документлар паспорт белән туры килмәгән очракта төзәтмәләр дә кертәбез. Кәгазь эшеннән тыш, район пенсия фонды бүлеге, имиграцион служба, мәдәният йорты белән берлектә төрле чаралар оештырабыз, аларда үзебез дә катнашабыз.

-Без нигездә психологлар. Көн дәвамында төрле характердагы кешеләр белән эшәргә туры килә. Баласына туу турында таныклык алырга килгән кешене тәбрик итеп, аның өчен сөенергә, бәхетле парларны язылыштырып, аларга бәхетле тормыш теләргә тиеш булабыз. Аерылышырга килгән парларга бүлмәгә кергәч кавыштырып, кире үз гаиләләренә кайтырлык, тормыш борылышын җайга салырлык киңәш бирү шулай ук бурычыбыз. Кызлыкка-уллыкка алу да сөенечле вакыйга. Балага әти дә әни дә кирәк, ул тулы гаиләдә үсергә хаклы. Шулай ук кеше безгә үлү таныклыгы алу өчен дә килә. Бусы авыр хәл әлбәттә. Якыннарын югалткан кешенең хәленә кереп, юатырга кирәк. Бер сәгатьтә генә дә берничә төрле булырга кирәк

-Эшчәнлелегездәге үзгәрешләрегез хакында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде?

-Заманасы белән безгә дә үзгәреш, яңалыклар керә. Безгә килмичә дә, интернетка кереп, "услуга ЗАГС" аша гариза биреп документ алырга мөмкин. Бу Балык Бистәсендә туып, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен дә бик уңайлы. Өйләнешергә теләүчеләрнең интернет аша гариза бирүнең ике юлы бар. Элеккеге форма белән гаризаны бер ай элек тутырып куярга кирәк. Яңа форма ЕСИА аша теркәлсә, кияү белән кәләшне туй вакытында гына күрәбез. Госпошлина да интернет аша түләнә.

-Бәйрәмегез көнне нинди чаралар үткәрергә планлаштырасыз?

-Бу көнне бала тудыру йортыннан чыккан әниләрне тантаналы тәбрикләү булачак. Ул көнне язылышучы пар бар. Аларга бүләк тапшырып тантаналы рәвештә олы тормыш юлына озатабыз. Аларны бәхетле пар дияр идем, чөнки тарихка кереп калачаклар.

Гөлназ Зарипова.

Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт