Кичә район ветераннары җәмәгат оешмасынын Х нчы отчет-сайлау конференсиясе булды
Шушы көннәрдә генә район ветераннары җәмәгать оешмасынын Х нчы отчет-сайлау конференсиясе булды. Аның эшендә республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряков белән муниципаль район башлыгы Илхам Валеев катнаштылар. Ин элек район ветераннары җәмәгать оешмасы рәисе Рәүфә Кадырова үз эшчәнлегенә хисап тотты. Ул районыбыз җитәкчелегенен олы кайгыртучанлыгын тоеп ветераннар һәм пенсионерларыбызнын мәнфәгатләрен...
Шушы көннәрдә генә район ветераннары җәмәгать оешмасынын Х нчы отчет-сайлау конференсиясе булды. Аның эшендә республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряков белән муниципаль район башлыгы Илхам Валеев катнаштылар.
Ин элек район ветераннары җәмәгать оешмасы рәисе Рәүфә Кадырова үз эшчәнлегенә хисап тотты. Ул районыбыз җитәкчелегенен олы кайгыртучанлыгын тоеп ветераннар һәм пенсионерларыбызнын мәнфәгатләрен яклау максатыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. Ә ул кинкырлы һәм шактый катлаулы эш икән. Бүгенгесе көнне аянычлы хәлдә калганнарны барлау, нәхакка рәнҗетелгәннәрне яклау, тормыш кыенлыкларына дучар булганнарга ярдәм күрсәтү өчен кемнәр каршысына гына барырга туры килми. Барыннан да бигрәк аларнын күбесе өлкән яштәгеләр файдасына тәмамлануы сөендерә. Берәүләргә ташламалы дарулар алырга, икенчеләргә торак хәлен яхшыртырга, өченчеләрнен йортына газ, су кертүдә ярдәм күрсәтергә кирәк булганда билгеле инде беренче чиратта алар ветераннар советына киләләр . Районда гына түгел урыннардагы җирле оешмаларга да күп эшләр туры килә. Бүген районда ин эреләрдән исәпләнгән Күгәрчен авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Люсия Мингарипова үз чыгышында барысы хакында да бәйнә- бәйнә сөйләде. Шулай ук доклад буенча фикер алышуда катнашкан районнын баш табибы Мансур Китаевнын куркынычлы авырулардан котылу буенча кинәшләре, рәсәй пенсионерлар союзынын җирле оешмасы рәисе Анатолий Автономов, Халыкны сосиаль яклау бүлеге башлыгы Айгел Вафина белән Олы Әшнәк авыл җирлеге Советы җитәкчесе Резидә Хөснетдинова чыгышларында да күпләр өчен өлге итеп алырлык нәрсәләр күп булды. Соныннан район ветераннары җәмәгат оешмасынын 15 кешедән торган Президиумынын янартылган состафы һәм тагын биш елга анын рәисе итеп бертавыштан кабат Рәүфә Кадырова сайланды. Йомгаклау чыгышларыннан сон Хәбир Иштиряков белән Илхам Валеев бер төркем активистларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев