Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Инкыйлаби җанлы Леонид киләчәккә олы максатлар белән яши

Беренче карашка гаҗәеп тә гадилеге белән аерылып тора ул.

Әмма, якыннанрак танышкач мин аның булдыклылыгына гаҗәпләнгәннән -гаҗәпләнә генә бардым. Гомер юлында күргәннәре, кылган матур гамәлләре бер кыйссага гына сыеп та бетәрлек түгел сыман. Һөнәре аңа чит ил шулпаларын да шактый татыткан. Тик менә соңгы ун елдагы тормышы, яшәеше туган ягы белән бәйле. Ул бүген Починок авылының терлекчелеккә юнәлеш алган шәхси хуҗалык җитәкчесе.

Хуҗалыгында 17 баш мөгезле эре терлек, дистәләгән баш сарыклар тота. Ирешкән уңышларына, торгызган производство обьектларына караганда, бүгенге көндә перспектив эшчәнлек алып бара. Инкыйлаби җанлы Леонид Чихирев киләчәккә дә олы максатлар белән яши. Боларның барысы хакында газетабызның киләсе санында аңа багышланган очерк-язмадан тулырак белерсез.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: максат