Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Илсөя Гарифуллина сыерларның һәркайсыннан 16 шар килограмм сөт алуга ирешә

Яңа Арыш авылы терлекчеләре бүген районда сөт җитештерү буенча лидерлардан саналалар. Монда алдынгы сыер савучы Илсөя Гарифуллинаның да лаеклы өлеше ята.

Ул бирегә әнисе Әминә апа эшен дәвам иттерү нияте белән килгән. Күп кенә хезмәттәшләре кебек ул да мәктәп елларыннан бирле әнисенә булышырга фермага йөри. Үз вакытында әтисе Кыям абзый да мактаулы терлекче булып таныла. Кызларын да үзләре янына тарталар. Шулай итеп Илсөя әнисе эшен дәвам иттерергә була. Урта мәктәптән соң фермага килгәч, аңа сыерлар төркемен тапшыралар. Биш ел дәвамында әнисе янәшәсендә эшләп ул бу хезмәт серләренә тирәнрәк төшенә. Соңрак үзе дә тәвәкәлләп таналар төөркеме җыеп тәрбияли.Терлекчелектә хезмәт куючылар бу эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын яхшы аңлыйлар. Шуңа һәркем аңа алынырга ашыкмый. Илсөя эштән курка торганнардан түгел. Фермада 33 ел хезмәт куюы дәверендә 8 мәртәбә таналар төркеме туплап өйрәтә ул. Аның уңышлары да сөендерерлек. Бу көннәрдә ул сыерларның һәркайсыннан 16 шар килограмм сөт алуга ирешә. Эш сөйгәнне ил сөя дигәндәй, Илсөя дә хуҗалыкта хөрмәт, ихтирамга лаек булып хезмәт куя.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыер сөт