Иделия Мәхмүтова: Бәхетле яшәүнең нигезе-хезмәт һәм бер-береңне аңлау-Фотолар
-Менә бу кыз минем киленем булачак. Рамил улым белән таныштырам мин аны,-ди булачак кайнанасы, ашка килгән җиреннән Иделияне бер күрүдә ошатып.
Икенче көнне туйга Рамил дә килгән була. "Иделия син буласыңмы?",-ди ул үзенә ошаган кызга. Өч ай очрашып йөргәннән соң кавышып та куялар алар.
Быел Иделия һәм Рамил Мәхмүтовлар "Мәрҗән" туйларын билгеләп үттеләр. Яшь буенча үзләренең дә юбилей еллары. Тату, бәхетле парлы гомер итүнең серләрен безнең белән дә уртаклаштылар. "Чибәр, акыллы, эшчән булуы белән гашыйк итте үзенә. Аның белән тормыш итүе бик җиңел булды. Сүзгә килешкәнебезне бер дә хәтерләмим. Иделия ачулана башласа, ишек алдына чыгып утын ярып керәм. Шуның белән икебез дә онытабыз",-ди Рамил абый. "Рамил тормыш җанлы кеше булуы белән ошады миңа. Аның ышынычлы һәм төпле ир булачагын мин очрашып йөргәндә үк аңладым. Әйтте икән минуты белән үти ул. Безгә авырлык күрсәтмәде, җитеш тормышта яшәдек",-дип сөйләп китте Иделия апа.
Мәхәббәт еллар буена сакланып, чәчәк атып яши алар гаиләсендә. "Араларындагы изге хисләрнең әле дә янып торуы, күңелебезгә җылы биреп тора. Эштән соң арып-талган әтиебез беркайчан да гаиләсе янына буш кул, караңгы чырай белән кайтмады. Үзара мөлаем, ягымлы итеп бер-берсенә эндәшүләре, уртакка салып сөйләшүләре, үзалдына куйган максатлары аларны берләштерә дә инде",- ди олы кызлары Рамилә алар турында.
Бәхетле, матур яшәүнең нигезе -хезмәт һәм бер-береңне аңлап яшәү дип саный Мәхмүтовлар. Иделия апа озак еллар буе районда "Теремок", "Березка", аннан соң "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияче, аннан җитәкче булып эшли. Ә Рамил абый сельхозхимиядә мехотряд җитәкчесе вазыйфасын башкара. "Хуҗалыкта да бар нәрсәгә өлгерә идек. Мал-туар, сыер асрадык. Кызларыбыз да хезмәт сөеп үстеләр. Кечкенәдән үк аларны үз янымда эшкә өйрәттем. Олы кызым Рамилә сыер сава белә иде",-дип сөйли Иделия апа. Үз үрнәкләрендә олыны-олы, кечене-кече итәргә өйрәтәләр алар балаларын. "Әни киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле. Аның кояшка тиң сөйкемле карашы тормышыбызны нурга күмә. Тырышлыгы, уңганлыгы белән ул безгә үрнәк. Әти гаиләсен яратуын гамәле белән белдерә. Икебезгә дә югары белем бирде. Ниндидер теләкләребез булса, аларны тормышка ашыру юлларын эзләде һәм тапты",-дип сүзгә кушылды кече кызлары Гөлүсә. Кайната-кайнаналарын хөрмәт итеп яши Иделия апа. Алар да киленнәрен бик яраталар. "Үзем сайлап алдым Иделияне",-дия торган була кайнанасы.
Тулырак язманы газетаның киләсе саннардан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.






Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев