Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Хезмәт кешесенең күңелен күрә беләләр безнең районда

Республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзлары конференциясендә терлекләрне уңышлы кышлату нәтиҗәләре буенче республиканың иң яхшы ун сыер савучысының исеме аталды. Алар арасында районыбыздан "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгы савымчысы Раилә Шәмсевәлиева да бар.

Район авыл хуҗалыгы профсоюзлар оешмасы рәисе Һади Гәрәев белән без шушы хуҗалыкка юл тоттык.

-Коллективыбызда очраклы кешеләр юк. Барысы да үз эшләренең чын осталары. Соңгы вакытларда сыер савучы Раилә Шәмсевәлиева коллективта лидерлык итә. Әнисе төсле уңган, булган савымчы ул. Аның олы бүләккә ия булуына да коллективыбыз белән чын күңелебездән сөендек,-диде ферма мөдире Таһир Имамиев.

Савым остасы-әнисе Рәхилә апаны да җылы мактау сүзләре белән телгә алды ул. Элек биредә сыерларны кул белән сауганга ферма эшчәннәренең балалары да әти-әниләре янына булышырга йөргәннәр. Раилә дә башлангыч сыйныфтан ук әнисенә булышып, хезмәт чыныгуы алып үскән. Әнисе һәм аның хезмәттәшләре Мөршидә апасы Имамиева, Халидә апасы Вәлиева, Нурзия апасы Гыйлемованың ярдәмен тоеп, ул тагын да остара төшә.

Берничә елдан соң фермада сыерларны машина белән сава башлагач, яшь таналар төркеме өйрәткәндә дә остазларының булышлыгын тоеп, төпле киңәшләрен тотып эшли ул. Раилә шушы кыска гына вакыт эчендә инде өч төркем тәрбияләп үстерергә өлгергән.

-Җитәкчебез Рәис Гафуровка рәхмәт. Хезмәт кешесенең күңелен күрә беләләр бездә. Ярдәмче хуҗалыгыбызда терлекләрне мул асрыйбыз. Хезмәт хакын да вакытында һәм күп итеп бирәләр, менә узган айда гына 27 мең сум хезмәт хакы алдым,-ди савым остасы.

Тормыш иптәше Марс та эш сөючән, тырыш булуы белән авыл мактаулысы икән. Кышын тракторда, җәен комбайнда эшли. Быел гаиләләре белән бергәләшеп авылдагы олы уллары Рәсимгә яңа йорт җиткезгәннәр. Ул да фермада терлекләр карый. Уртанчы улы Рәзил Казан шәһәрендә автотранспорт техникумының өченче курсында укый. Елның-елында җәй айларында ул әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли икән. Төпчек кызы Азалия әнисенә алмаш, ышанычлы ярдәмче булырга әзерләнә.

Якын көннәрдә Раилә ире Марс белән республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүләк иткән юллама буенча "Жемчужина" санаториесына ялга китәчәкләр. Хезмәт алдынгысы буларак Раилә анда бушлай ял итсә, Марска да, ял кыйммәткә төшмәячәк. Хуҗалыкның алдынгы механизаторы буларак аңа ташламалы юллама бирәләр. Икесе дә көтелмәгән бүләкнең олы сөенеч булуын искәрттеләр.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев