Гаиләне бәхеткә төргән Балык Бистәсе районы бала тудыру йорты һәр хатын-кызны колач җәеп каршылый
Иркен, якты табиб бүлмәсенең һәр почмагыннан күзгә күренмәс нур сирпелә сыман. Гадәти түгел бугай ул. Югыйсә, әлеге нур җылылык биреп җанга үрләмәс иде.
Ирексездән, каршымда утыручы акушер-гинеколог Татьяна Николаевна Братцевага күз ташлыйм. Җитди, әмма үтә дә сөйкемле караш минем гаҗәпләнүемне тойгандай дөньяны балкытып елмая. "Бу йортта шатлык белән бәхет янәшә",-ди ул. Серле могҗиза минем алда әнә шулай ачылды.
Ана-бала бөтенлеген хасил иткән, гаиләне бәхеткә төргән район бала тудыру йорты һәр хатын-кызны колач җәеп каршылый. Бу йорттан ана булу бәхетен тоеп чыгалар. Биредә булган һәр ана куенына тере җан-төргәкне кысып, яшь аралаш шатлыклы елмая, ихлас рәхмәт хисләрен табибларга, акушерларга юллый. Әлеге коллектив белән исә дистәләгән еллар табибә Татьяна Братцева җитәкчелек итә. Аны күреп яисә ишетеп белмәүчеләр районыбызда бик сирәктер. Тумышы белән үк Балык Бистәсеннән ул. Биредә туган, урта белем алган. Балачак хыяллары исә аны тагын да югары үрләргә әйдәгән. 1979 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан медицина институтына укырга керә ул. Һәм 1984 елда табиб белгечлеген алып районыбызга эшкә кайта. Бер карашка кыска, җиңел тоелган биографик юлларда студент дөньясының ыгы-зыгысы, яшьлекнең гүзәл чоры да сыйган. Аның алдында гадәти булмаган яңа дөнья ачыла. Институт баскычыннан туры хезмәт юлына атлый-район хастаханәсенең гинекология бүлегенә эшкә кайта Татьяна Николаевна. Югары категорияле табибә Рәсимә Мингалиева, Дарья Тихонова кебек остазлар янәшәсендә эшләү аның белем-тәҗрибәсен баета. Аларның акыллы, зирәк киңәшләре әлеге һөнәрнең бар серенә төшенергә ярдәм итә.
Ул вакытлардан соң күпме язларны көзләр алыштырган да, күпме гаиләгә шатлык кайткан. Хатын-кыз авыруларыннан, төрле ялкынсынулардан терелеп аякка баскан аналар, гаилә бәхетен тулыландырган нарасыйлар саны бүген меңнәр белән исәпләнер иде. Борчулы, йокысыз төннәр хисабына килгән шатлык алар!
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрваз Каюмова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев