Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Фермерлар старт көтә

Фермер Илдус Шакировны бүген районда белмәүчеләр сирәктер. Күпләрне сокландырып 20 ел дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында нәтиҗәле эшли ул. Коллективы белән иген игәләр, ит җитештерәләр.

Шактый хезмәткәрләрен тораклы да итте ул. Бүген үз янәшәсендә менә дигән хезмәт сөючән, бердәм коллектив тупланган. Әле шушы көннәрдә генә хуҗалыкка барып чыккач фермер безне уңган игенче Николай Федоров белән таныштырды. Ул күрше Түбән Мәшләк авылында туып үскән. Хезмәт серләренә әтисеннән өйрәнгән. Үзвакытында әтисе Иван дәдәй авылның беренче комбайнчысы буларак макталган. Ә бүген аның эшен улы дәвам иттерә. Егет кыр эшләрендә актив катнаша. Бүген исә ул үзенә беркетелгән МТЗ-1221 тракторы белән авыл урамнарын һәм производство участогы тирәсен кардан чистарта. Тракторы язгы кыр эшләренә дә инде күптәннән әзер аның.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы фермерлар