Шулай күнегелгән инде. Кайсы гына хуҗалыкка барып чыксак та иң элек күптәнге танышларыбызны барлап, хәлләре белән кызыксынабыз.
Әле менә авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре белән хуҗалыкларда терлек азыгы хәстәрләү техникаларының әзерлеген тикшереп йөргәндә дә еш кызыксынам алар белән. "Кама-Агро" хуҗалыгы җитәкчесе Марат Мингалиев быел бай тәҗрибәле механизатор Фәргәт Хәмидуллинга кулдан-кулга йөреп тузган МТЗ -2121 тракторын тапшыруларын әйтте.
"Бик тырыш хезмәт сөючән механизатор аңа нинди эш йөкләсәң шуны булдыра",-дип мактау сүзләре белән телгә алды егетне. Әй бу гомер агышы әле кайчан гына хуҗалыкның Саескан тавы бригадасы юнәлешендәге иген кырында беренче мәртәбә очрашкан идек үзе белән. Ул вакытта әле яңа гына хәрби хезмәттән кайткан куе кара чәчле бу егет белән элеккеге колхоз рәисе Гыйльметдин ага Әлмиев таныштырды: «Бик өметле механизатор, нинди техникага утыртсаң шунда эшли.
Остазы Зиннур Сибгатуллиннан һич кенә дә калышмый,»- дигән иде. Шул вакытлардан соң инде 30 елдан артык вакыт үтсә дә, әллә ни үзгәрмәгән. Тик хәзер инде ул үзе остаз-бай тәҗрибәгә ия булган, ышанычлы, төпле механизатор булып формалашкан. Бүген Фәргәтне чын мәгънәсендә универсал механизатор дип атарга мөмкин. Мәктәптә 7 нче сыйныфларда укыганда ук ул комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән. Аның шушы хезмәтләрен дә исәпкә алсаң, техника тирәсендә чуала башлавына быел 40 ел тула. Бер булганнан бар да була диләр бит. Хезмәттә генә түгел, шәхси тормышында да бу гаилә авылда күпләргә үрнәк икән. Әлеге фикерне Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев белдерде.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев