Хезмәт кешесе
Дөньялыкта җәннәткә юл салучы
Районыбыз халкы 30 елдан артык инде табигый газ ягулыгыннан файдалана. Ә бу "җәннәтнең" башында хезмәт кешесе тора. Василий Яковлев шуларның берсе.
Ерак тарихка күз салсак, район үзәген һәм авылларны газлаштыруны беренчеләрдән булып элеккеге район газ службасы оешмасы җитәкчесе Шамил Котдүс улы Закиров башлап җибәрә. Шул чорларда ул үз янәшәсенә төрле яктан югары квалификацияле хезмәткәрләрне һәм белгечләрне җыя башлый. Василий Яковлев бу вакытларда ПМК-7 дән яңа гына "Востокстройгаз" оешмасына күчкән була. Эретеп ябыштыручы егетне ул үз янына эшкә күчәргә күндерә. Менә шуннан башлана аның тынгысыз, мәшәкатьле көннәре. Районыбыз авылларында яшәүче халык, билгеле инде, баштагы мәлләрдә газлаштыру планының тиз арада чынга ашачагына шикләнеп, ышанмыйча карый. "Әйткән сүз-аткан ук" дияргә ярата җитәкче. Шулай итеп алар район үзәген һәм авыллардагы йортларны газлаштыруга керешәләр. Ә бу эштә һәрвакыттагыча тәҗрибәле эретеп ябыштыручы Василий Яковлев башлап йөри. "Бүген ул сузган газ челтәрен һәм газлаштырган йортларны исәпләп карасаң, бик зур сан килеп чыгар иде. Иң әһәмиятлесе, ул үз эшен чын оста буларак башкара. Эшен кабул иткәндә комиссия членнары да югары бәя бирәләр. Чын мәгънәсендә кулында ут уйната",-ди аның турында район газ службасы башлыгы Бәйрамхан Фатыйхов. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да аның исемен еш телгә алалар. Күпләр аны "җәннәткә юл салучы" дип тә хәтерләрендә саклыйлар.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев