Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Балык Бистәсендә яше-карты хөрмәт итә участковый Нияз Кәримуллинны

Ирекле халык дружинасында кизүлек иткәндә бик еш кына участок уполномоченные Нияз Кәримуллин белән туры киләбез. Аның белән җайсызрак инде.

Ник дисәгез, Балык Бистәсе урамнарын җәяүләп урарга ярата. Аның артыннан безгә дә теркелдәргә туры килә бит инде. "Ничава, физкультура булыр әзрәк, а то гел кабинетта утырасыз,- ди капитан елмаеп,-Ә миңа шулай яхшырак, үткән-сүткән белән аралашасың, кайсы-берсе кирәкле "информация"дә әйтеп сала".

Яше-карты ерактан ук күреп алып исәнләшәләр үзе белән. Күренеп тора-хөрмәт итәләр. Бу кадәресен район эчке эшләр бүлеге начальнигы исеменә аңа рәхмәт әйтеп язылган хатлар да ачык дәлилли инде. Берәүләр гаиләләрен саклап калган өчен рәхмәт белдерә,икенчеләр малайларын кыңгыр юлдан йолып калган өчен рәхмәт укый. "Нинди генә сорау-үтенеч белән мөрәҗәгать итсәк тә игътибарсыз калдырмый. Көн дими, төн дими һәрчак ярдәм итә",- дигән юллар бар шундый хатларның берсендә. Кем белән ничек сөйләшергә кирәклеген дә белә Нияз. Кирәк икән педагог та, психолог та ул. Бу җәһәттән, Казан дәүләт гуманитар-педагогия университетында алган белеме дә ярап куя шул. Күршеләренең вак-төяген урлап теңкәләренә тигән бер "айнымас" белән әңгәмәсе шаһиты булырга туры килде. Беренче карашка елмаеп кына торган егетнең шул кадәр кырыс, усал (яхшы мәгънәсендә) була беләдер дип башыма да китермәгән идем. "Андыйлар белән башкача мөмкин түгел, аңламыйлар",- ди Нияз. Соңрак әлеге егетнең тәртибе белән кызыксындым. "Син дә мин, Нияз берничә мәртәбә әңгәмә үткәргәч, тәртипкә утырды, эчүен дә киметте,- диделәр күршеләре. Ә икенче бер төрлесен "башыннан сыйпап" акылга утырта участковый.

Ул район буенча патрульлек иткәндә берәүгә дә тынгы юк инде. Кораллы балыкбистәлеләрнең мылтык, пистолет саклау тәртибен дә тикшереп чыга ул. Яңа төрмәдән кайтканнарның, ирегенннән мәхрүм итмичә хөкем ителгәннәрнең дә "хәлен белә". Җәмәгать урыннарында исереп йөрүчеләр дә аның игътибарыннан читтә калмый. Башы аракы парыннан тәмам томаланганнарга нәрсәдер аңлату мөмкин түгел. Айныгач сөйләшәм мин алар белән,- ди ул. Аягында көчкә басып торганнарын йортларына кадәр озатырга да иренми. Һәм әлбәттә административ беркетмә төзи. "Җәмәгать тәртибен бозучыларга карата штрафтан да үтемлерәк чара юк шул. Камчы белән суктырып булмый ич инде аларны»,- ди ул уйнап-көлеп пүнәтәй буларак кул куйдырганда.

Тулырак язманы газетабызның киләсе саннардан укый аласыз.

Илгиз Җамалиев.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: патруль