Балык Бистәсе хуҗалыклары уңганнар кулында
Хезмәт кешесе

Балык Бистәсе хуҗалыклары уңганнар кулында

"Кама-Агро" хуҗалыгының техника утарында авыл хуҗалыгы машиналарының кышкы саклауга куелышы белән танышып йөргәндә көйләү остасы Якуп Биктаһиров белән танышырга өлгердем.

Биредә ул инде ике дистә елдан артык хезмәт куя. Җәй айларында тракторга утырып җир эшкәртә, чәчү чәчә, көзен кырдан кайтарылган ашлыкны чистартып келәтләргә урнаштыруда катнаша. Соңгы елларда ындыр табагында бөртек чистарту җайланмаларын төзәтеп тәртиптә тоту кебек җаваплы эшне аңа йөкләгәннәр. Бу көннәрдә дә тик торуны белми ул, техника утарында агрегатларны сафка бастыруда җиң сызганып хезмәт куя.
Идрис Аметов.

Нет комментариев