Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Айнур Хәсәнов югары уку йортын тәмамлап кайткан белгечтән бер дә ким түгел

«Айнур Хәсәнов үзенә йөкләнгән эшне һәрвакыт яхшы сыйфатлы итеп башкара, ул хуҗалыгыбызның горурлыгы»,-дип таныштырды безне "Солтан" агрофирмасы директоры Тимур Хәмәдияров.

Күрше Ырга авылында туып үскән бу егет кече яшьтән үк әтисе хезмәтен үз иткән. Шуңа мәктәпне тәмамлагач ул район үзәгендәге агротехникумда белем алган. Кулына техник-механик белгечлеге дипломы алгач егетне "Солтан" агрофирмасына чакыралар. Биредә кыска гына вакыт эчендә ул бәрәңге, көнбагыш игү остасына әверелә. Бу культураларны чәчү, рәт араларын эшкәртү, корткыч бөҗәкләргә каршы агротехник чаралар үткәрү нечкәлекләрен бүген аннан да яхшы белүче сирәктер. Җитәкчеләре сүзе белән әйтсәк, Айнар заман таләпләреннән һич кенә дә калышмый. Бәрәңге, көнбагыш игүдә интернет аша Рәсәйнең башка регионнарында тупланган алдынгы тәҗрибәләрне, яңа алымнарны өйрәнә һәм проивзводствода аны киң куллана. Бер сүз белән әйткәндә, югары уку йортын тәмамлап кайткан белгечтән бер дә ким түгел ул.
Аның тагын бер сыйфаты хакында әйтми мөмкин түгел, үзенә тапшырылган МТЗ-82 тракторын ул һәрвакыт карап, сакчыл эшләтә. Ел әйләнәсе төзек тотарга гадәтләнгән ул аны.
Айнур бу көннәрдә көзге чәчү өчен пар җирләрен эшкәртү белән мәшгуль.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проивзводствода аны киң куллана