Хезмәт кешесе
Җаваплы участокта сынатмас
"Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең хезмәт сөючән тракторчысы Илгиз Галәвиевнең быел тракторга утыруына 35 ел тулган.
- Ел әйләнәсе ул эштән бушамый, үзенә йөкләнгән тракторны да һәрвакыт төзек тота, - дип таныштырды безне яшь бригадир Рәзил Имамиев. Без аннан быелгы кыр эшләрендә дә аның нәтиҗәле катнашканын ишеттек. Җәен хуҗалык терлекләре өчен әзерләнгән азыкны өюдә эшләсә, урып-җыю чорында комбайннан кайткан йөзәрләгән тонна ашлыкны чистартып, сортларга бүлеп, келәтләргә урнаштыруда тырыш хезмәт куйган егет. Бу көннәрдә ул тракторын һәм анда урнаштырылган күтәрү җайланмасын төзекләндереп, фермага эшкә күчәргә әзерләнә. Җаваплы участокта сынатмаска аның исәбе.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев