Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Хезмәт кешесе

Агроном Гамбәрия эш өчен яна-көя

Бүгенгесе көнне районыбызда эшләүче бердәнбер хатын-кыз кыр технологы Гамбәрия Әмированың белгеч буларак авыл хуҗалыгында хезмәт куюына якын көннәрдә 35 ел тула.

Кечкенәдән тырыш, хезмәт сөючән, үз максатына үҗәтлеге белән ирешә торган булып үсә ул. Барлык фәннәрне дә яратып үзләштерә. Бигрәк тә анатомия, биология, химия, математиканы үз итә. Авыл хуҗалыгы уку йортына имтиханнарны уңышлы тапшырып, укый башлавының беренче көннән үк үз төркемнәренең комсомол комитеты секретаре итеп сайлап куялар аны. Шулай итеп җаваплы студент тормышы бик тиз үз эченә бөтереп алып кереп китә Гамбәрияне. Дипломлы белгечне эшкә районыбызның "Береговой" совхозына билгелиләр. Ул вакыттагы легендар җитәкче Алексей Зимуров кызны сынаулы караш белән каршылый. "Бу кызчык нәрсәгә сәләтле икән?" дигән сорауда орлыкчылык буенча агроном итеп билгели. Әледән әле теге яки бу культура хакында яшь белгечнең фикере белән кызыксынып тора, еш кына аңа аталарча киңәшләрен дә биргәли. Үзара аңлашып ике елга якын бергәләшеп хезмәт куялар алар. Тыныч эш ритмына бик тиз кереп китә кыз. Остазы Мәсхүт Габдрахманов та аның өчен бик яхшы хезмәттәш була. Үз туганыдай якын итеп, беренче көненнән үк бергәләшеп, киңәшләшеп хезмәт куялар. Уңышлары да озак көттерми бит үзләрен. Килеп эшләвенең беренче елы аның өчен сөенечле төгәлләнә. 1982 ел игенчелектән мул уңыш җыеп алулары белән истәлекле булып хәтерендә саклана. Икенче елда да куйган хезмәтләре бушка китми. Сабан бодаеның һәр гектарыннан уртача 27,9 ар центнер уңыш алуга ирешәләр. Тирән белемле остазы белән күп төрле тәҗрибәләр үткәрәләр. Елдан-ел яңа, элиталы чәчүлек орлыклар кайтарып сыныйлар. Аны үз районыбыз шартларында корткыч бөҗәкләргә бирешми торган итеп үстерү ысулларын эзләп, табып кына торалар. Монда күпне күргән, елның-елында өч улын үзе белән ияртеп басуга чыгучы, районыбыз игенчеләре арасында танылган механизатор Зиннур абыйсы да аңа зур терәк була. Аның бу хезмәт сөючән гаиләгә булган хөрмәте көннәрнең берендә үзен шушы йортка килен итеп төшерә-төпчек улы Илсурга тормышка чыгып, бу авылда гомергә төпләнеп кала ул. Күркәм гадәт буенча бүген дә алар күп мәсьәләләрне бергәләшеп уртага салып сөйләшүне хуп күрәләр. Тормыш иптәше Илсур әтисе кебек менә дигән механизатор.Тормышта да, хезмәттә дә ышанычлы киңәшче һәм ярдәмче. Яз башыннан тракторында җир эшкәртә, туфрак әзерли, чәчә, һәр агротехник чараны үткәрүдә башлап йөри, уракта комбайн штурвалы артына күчеп утыра. Булдыклы белгеч Гамбәриянең гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев