Юл-транспорт һәлакәтендә бетонболгаткыч машина йөртүчесе һәлак булган
Фаҗигаләр

Юл-транспорт һәлакәтендә бетонболгаткыч машина йөртүчесе һәлак булган

Фаҗига Казан - Оренбург юлында Александров авылы янында булган.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Лаеш районында юл кырыена төшеп киткән бетонболгаткыч машинаның 32 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган. Казан - Оренбург юлында Александров авылы янында юл кырыена "КАМАЗ" бетонболгаткыч машина төшеп китү турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм телефон номерына җиткерелә.

Һәлакәт аркасында машина йөртүченең - 32 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.

Фаҗига урынында 118 нче янгын-коткару отряды, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләгән.

Реклама

http://saby-rt.ru/news/novosti/laesh-rayonynda-yul-transport-laktend-betonbolgatkych-mashina-yrtchese-lak-bulgan


Нет комментариев