Юл-транспорт һәлакәте машина йөртүченең һәм җәяүленең гомерен өзә
Фаҗигаләр

Юл-транспорт һәлакәте машина йөртүченең һәм җәяүленең гомерен өзә

11 гыйнварда 18 сәгать 20 минутта Норлат - Акъегет юлының 3нче километрында 33 яшьлек "Грейт-Уолл" машинасы белән 56 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Ул, алдан фаразлаулар буенча, юл читеннән (обочина) түгел, ә транспорт юлы кырыеннан барган һәм аның ут чагылдыргыч элементлары да булмаган. Шуннан соң машина каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм йөртүчесе...

Юл-транспорт һәлакәте машина йөртүченең һәм җәяүленең гомерен өзә

11 гыйнварда 18 сәгать 20 минутта Норлат - Акъегет юлының 3нче километрында 33 яшьлек "Грейт-Уолл" машинасы белән 56 яшьлек җәяүлене бәрдерә.
Ул, алдан фаразлаулар буенча, юл читеннән (обочина) түгел, ә транспорт юлы кырыеннан барган һәм аның ут чагылдыргыч элементлары да булмаган.
Шуннан соң машина каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм йөртүчесе 22 яшьлек булган "ВАЗ-2114" белән бәрелешә.
ДТП нәтиҗәсендә җәяүле һәм безнең ил автомобилен йөртүче егет алган җәрәхәтләрдән вакыйга булган урында ук вафат була, дип хәбәр итә ТР буенча ЮХИДИның пропаганда бүлеге.
http://www.atnya-rt.ru
Фото из сайта.


Нет комментариев