Юл һәлакәтендә  вафат булган кызларның кайда барулары ачыкланган
Фаҗигаләр

Юл һәлакәтендә вафат булган кызларның кайда барулары ачыкланган

Татарстанның Арча районындагы «Казан-Малмыж» юлында булган куркыныч юл һәлакәтенең кайбер нечкәлекләре билгеле булды, дип яза «Вести КАМАЗА».

Кюветка очкан корея чит ил машинасы руле артында Балтач кешесе булган. Машина хуҗасы һәм бер-берсенә туганнар тиешле дүрт пассажирның да туйга барышлары булган. Берничә тапкыр әйләнеп капланган һәлакәт нәтиҗәсендә ике яп-яшь кыз үлә – 20 яшьлек Илсина С. һәм 24 яшьлек Руфина Х.-ның гомерләре урында ук өзелә.

ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерүне дәвам итә.

 фото соцсети

http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/archa-rayonynda-lak-bulgan-kyzlarny-kayda-barulary-achyklangan


Нет комментариев