Җәйге резина үлемгә китергән...
Фаҗигаләр

Җәйге резина үлемгә китергән...

Һава торышы начарлану хакында хәбәр бирелде, әмма республикада үлем белән тәмамланган ике юл һәлакәте булган инде.

Чистай-Норлат юлының 72 нче километрында - Аксубай районында «Лада Приора» йөртүчесе тизлекне арттыра, каршы полосагы чыга һәм Fredlainer йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир урында вафат була. «Лада Приора» машинасында җәйге резина булу сәбәпле, машина шуып киткән һәм һәлакәткә очраган дигән рәсми мәгълүмат бирелгән.

Икенче һәлакәт Алексеевск районында иртән булган. Алексеевск-Биләр юлының 26 нчы километрында Geely M-Grand машинасы тизлекне арттырган, идарәне югалтып, кюветка чыгып очкан. Кызганычка, машина йөртүче урында һәлак булган. Пассажирны больницага озатканнар.

Машина йөртүчеләргә кышка әзерләнүне башларга киңәш ителә. Юлларда сак йөрегез!

Чыганак: baltasi.ru


Нет комментариев