Уфада укучы баланы бәрдергән поездны эзлиләр
Фаҗигаләр

Уфада укучы баланы бәрдергән поездны эзлиләр

Уфада 14 яшьлек укучы кызны бәрдергән поездны эзлиләр. Башкортстан полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлары тәүлек дәвамында эзләгән мәктәп укучысы тимер юлда үле килеш табылган, дип хәбәр итә "Башинформ". "Татар-информ" язуынча, өченче көн иртән кызның әти-әниләре полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аңарчы кыз бала өйдән чыгып киткән һәм шуннан кайтмаган. Эзләүгә волонтерлар...

Уфада 14 яшьлек укучы кызны бәрдергән поездны эзлиләр. Башкортстан полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлары тәүлек дәвамында эзләгән мәктәп укучысы тимер юлда үле килеш табылган, дип хәбәр итә "Башинформ".

"Татар-информ" язуынча, өченче көн иртән кызның әти-әниләре полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аңарчы кыз бала өйдән чыгып киткән һәм шуннан кайтмаган. Эзләүгә волонтерлар кушылган, алар социаль челтәрләр аша кызның фотосын тараткан.
Кичә иртән кызның үле гәүдәсен тимер юл эшчесе тапкан. Полициягә ул хәбәр иткән.
Кызның гәүдәсе Уфа - Черниковканың 1623нче километрында табылган. Җәрәхәтләр буенча, кызны поезд бәреп китүе ачыкланган.
Хәзер Транспорт буенча Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре бу эшне ачыклау белән шөгыльләнә. Әлегә җинаять эше ачу турында карар булмаган.

Нет комментариев