Рейс автобусының Тәтештән килеше булган.
Бүген сәгать көндезге 2 туларга 15 минутта Югары Ослан районында "Хайгер" автобусы ауган. Әлеге рейс автобусының Тәтештән Казанга барышы булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче мәгълүматлар буенча, шофёр идарәне югалткан һәм автобус юлдан төшеп ауган. Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, аларның 3се хастаханәгә озатылган. Имгәнүчеләр арасында балалар юк.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
фото:
Нет комментариев