Төркиядә автобус авып, өч кеше үлгән
Фаҗигаләр

Төркиядә автобус авып, өч кеше үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Әнкара - Конья трассасында килеп чыккан.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Төркиядә юл-транспорт һәлакәтендә автобус авып өч кеше үлгән, дип хәбәр итә рус телендәге RT агентлыгы.

Юл-транспорт һәлакәте Әнкара - Конья трассасында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче идарәне югалтып, автобус юл кырыена ауган.

Һәлакәттә тагын зыян күрүчеләр бар, өстәмә мәгълүматлар ачыклана.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/14/146325/

фото Vosizneias.com


Нет комментариев