Төнге һәлакәт дүрт секунд эчендә килеп чыккан - Ленар Габдрахманов
"Хезмәткәрләр аңлы рәвештә эш иткән", - ди ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). ЮХИДИ хезмәткәре һәлак булган авариядә катнашкан юл-патруль хезмәте экипажы аңлы рәвештә эш йөрткән. Бу хакта бүген ЮХИДИ идарәсендә узган брифингта Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдерахманов әйтте.
"Экипаж аңлы рәвештә эш иткән. Видеодан күренгәнчә, "БМВ" шәһәр үзәгенә юл тоткан, ә юл-патруль хезмәте аны тоткарлау максатыннан, каршысына чыккан. "Приора"ның "узышчы"ның юлына каршы басуы һәм бәрелүе нибары 4 секунд эчендә булган хәл", - диде Габдрахманов.
Искәртеп үтик, 27 апрельгә каршы төндә, «Яшьлек» метро станциясе янында, Декабристлар һәм Волгоград урамнары чатындагы авариядә ЮХИДИ хезмәткәре - полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булды.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган "БМВ" шоферын туктатырга тырышып караса да, ул полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм аны куа киткән.
Немец автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелгән.
Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган Юрий Матренинны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган. Аның кулдашчысы Вячеслав Морозов баш мие селкенеп, 7нче шәһәр хастаханәсендә ята.
Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Юрий Матренин бүген җирләнәчәк һәм аның гаиләсенә нинди ярдәм күрсәтеләчәк дип тә язган иде.
фото татар информ.
http://atnya-rt.ru/news/v-respublike/tnge-lakt-drt-sekund-echend-kilep-chykkan-lenar-gabdrakhmanov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа