Татарстанда машина йөртү таныклыгы булмаган яшь ир-ат һәлакәттә үлгән
Фаҗигаләр

Татарстанда машина йөртү таныклыгы булмаган яшь ир-ат һәлакәттә үлгән

Һәлакәт 7 ноябрьдә төнге сәгать беренче яртыда Алексеевск - Высокие Колки юлының 8нче километрында булган.

Татарстанның Алексеевск районында үлем очрагы белән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт 7 ноябрьдә төнге сәгать беренче яртыда Алексеевск - Высокие Колки юлының 8нче километрында булган. Машина йөртү таныклыгы булмаган 20 яшьлек 9нчы модель «Лада» автомобиль йөртүчесе тизлекне арттырып, каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» автомобиленә килеп кергән.

«Лада» машинасын йөртүче алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. 45 яшьлек «Валдай» хуҗасы җәрәхәтләр алган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото: trauto.ru


Нет комментариев