Татарстан юлларында мотоциклчы һәлак булган
Фаҗигаләр

Татарстан юлларында мотоциклчы һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте 27 июльдә кичке сәгать 4тә булган.

Чистай - Чытырчы юлының беренче чакрымында "Газель" машинасы белән мотоцикл бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, сулга борылган вакытта машина белән идарә итүче 42 яшьлек ир-ат "Honda" мотоциклына юл бирмәгән. Мотоцикл белән идарә итүче 30 яшьлек ир-ат һәлакәт урынында ук үлгән. Шунысы игътибарга лаек: мотоциклның спидометр уклары "140 км/сәгать" билгесендә туктап калган.

intertat.ru

Фото: 16.mchs.gov.ru.


Нет комментариев