Татарсатнда фаҗигале төстә 17 яшьлек егет һәлак булган
Казанда күпкатлы йорт түбәсеннән 17 яшьлек егет егылган.
Фаҗига кичә көндез Казанның Мәскәү районы 2нче Юго-Западная урамында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, егет шәһәрне карау өчен дус кызы белән йорт түбәсенә менгән. Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында егет егылып төшкән, дип яза Тата-информ.
Егет алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлаган.
http://matbugat.ru/news/?id=23460
фотоsaomos.news
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа