“Су коенырга киткән җирләреннән кайтмадылар”
Татарстан юлларында ике зур фаҗига булды. Узган якшәмбедә 20-22 яшьлек дүрт егет утырган җиңел машина поезд астына керде. Барысы да һәлак булды. Бу атнада исә М7 юлында “УАЗ” белән йөк машинасы бәрелешеп, тагын дүрт кешенең гомере өзелде. Күпме гаиләгә зур хәсрәт килде.
Буа районындагы фаҗига Күшке-Шәмәк авылы янындагы тимер юл кичүендә килеп чыга. Дүрт егет утырган “ВАЗ-21093” поезд белән бәрелешә. ЮХИДИнең Буа районындагы теркәү һәм имтихан алу бүлеге җитәкчесе Илдар Гыймалетдинов белдерүенчә, вакыйга болай була: Күшке-Шәмәк авылында яшәүче 21 яшьлек Михаил Комиссаров, Иске Мәртледән Буа ягына барганда, тимер юлны аркылы чыгу урынындагы светофорның кисәтүче кызыл утына игътибар итми. Нәтиҗәдә ул идарә иткән автомобильне Ульян ягыннан килүче “Волгоград – Нижневартовск” пассажир поезды бәреп китә. Фаҗигадә йөртүче үзе, аның пассажирлары – Чуаш Биморзасы авылыннан 20 яшьлек Владислав Чашкин белән 22 яшьлек Василий Михайлов, Күшке-Шәмәктән 21 яшьлек Олег Убанеев алган җәрәхәтләреннән һәлак булалар. Михаил Комиссаров рульгә әле алты ай элек кенә утырган була.
Горький тимер юлының Казан төбәгендәге Канаш дистанциясе инфраструктура үсеше буенча җитәкчесе урынбасары Васил Тимергалиев сүзләренә караганда, поезд сәгатенә 75 чакрым тизлек белән килгән. Машинист, кичүгә җитәргә 100 метр кала үз юлында автомобиль күргәч, тормозга баса. Тик бу вакыт эчендә генә составны туктатып өлгерү мөмкин булмый. Поезд автомобильне тимер юл буйлап төртеп барган.
Без, фаҗиганең икенче көнендә бәхетсезлек урынында булып, мәрхүмнәрнең авылдашлары белән очраштык. Тимер юлны аркылы чыгу урынында калган автомобиль ватыклары гына авария хакында искәртеп тора. Тимер юл тирәсендә юл билгеләре бар, даими сүнеп-кабынучы хәвеф сигнализациясе дә эшли.
Җирле үзидарә хезмәткәрләре исә, авылда дүрт кеше үлеме белән тәмамланган мондый авыр фаҗиганең булганын хәтерләмибез, диләр. Бу көнне Комиссаровларда авылның көтү чираты булган. Кич эшләр тәмамланганнан соң, яшьләр, бергәләшеп, Таковарга су коенып кайтырга дип, юлга кузгалалар. Тик барып җитү насыйп булмый. Күз алдында үскән егетләрнең үлүенә ышану кыен, ди авылдашлары Алексей Савельев:
– Кичә кич кенә күрдем бит үзләрен. Михаил һәм Владислав безнең урамда, күршедә диярлек үстеләр. Берсеннән-берсе уңган, тырыш иделәр. Ульян өлкәсенә китеп эшләделәр. Ялларга кайткач, күреп сөйләшә идем үзләре белән. Чашкиннар әле менә яңа йорт өлгертте. Тик Владикка аның рәхәтен күрү насыйп булмады.
Евгений Кузьмин гаиләсе өчен бу фаҗига икеләтә югалту китергән.
– Өйләренә керә алмыйм, авыр. Владислав Чашкин – туганым. Ә күршедә үскән Василий Михайлов – хатынымның бертуганының улы, – ди ул.
17 июль көнне Минзәлә районында да куркыныч фаҗига булды. М7 трассасында “Форд” йөк машинасы белән “УАЗ” бәрелешә. Каршы як юлга чыккан микроавтобуска ут каба. Йөртүче һәм өч кеше аның эченнән чыга алмыйча янып үләләр. 61, 58 һәм 42 яшьлек ир-атлар янында 15 яшьлек малай да була. Икенче машинадагы йөртүчегә зыян килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа