Сарман районында 6 кешелек гаиләдә 5 яшьлек бала янып үлгән
Фаҗигаләр

Сарман районында 6 кешелек гаиләдә 5 яшьлек бала янып үлгән

Татарстанның Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булу факты буенча тикшерү башланды, дип «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

2016 елның 21 декабрендә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын сүндергәндә 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Әлеге йортта алты кешелек гаилә яшәгән, шуларның дүртесе 2дән 14 яшькә кадәрге балалар.

Тикшерү комитетының беренчел мәгълүматлары буенча, өйдә янгын электр үткәргечләреннән чыккан. Әти-әниләре яна торган йорттан өч балаларын гына коткарырга өлгергән.

Килеп чыккан хәлне ачыклау буенча чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, җинаять эше кузгату буенча карар кабул ителәчәк.

Чыганак: matbugat.ru


Нет комментариев