Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Әнисен үтергән

Зәйдә коточкыч фаҗига булды – шәһәрнең Ленин урамындагы бер фатирда 44 яшьлек ир-ат олы яшьтәге әнисен вәхшиләрчә кыйнаган һәм буып үтергән.

-РФ тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органы тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп хатын-кызның улы кулга алынды.Ул гаебен тулысынча таныды.
“Тикшерү версиясе буенча, 18 ноябрь төнендә Ленин урамындагы бер йортта 44 яшьлек исерек ир-ат 63 яшьлек әнисенең күкрәгенә һәм башына аяклары белән күп тапкыр типкәләгән. Шуннан соң олы яшьтәге хатын-кызны электр чыбыгы белән буа башлаган.
Ирнең бергә яши торган хатыны әлеге фаҗиганең шаһиты булган. Ул иренең кулыннан чыбыкны тартып алырга һәм тынычландырырга тырышкан. Ләкин гаепләнүче ир хатынына үтерү белән янаган. Һәм жгут алып әнисен буып үтергән”, - ди РФ тикшерү комитетының Татарстан Республикасы тикшерү идарәсе җитәкчесе Андрей Шептицкий.
Җинаятьтә шикләнелүчене  кулга алганнар. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Аңа  карата “Үтерү” маддәсе нигезендә эш кузгатылган.

 

 фотоflashnord.com

http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/nisen-tergn

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса