М7 трассасындагы авария ике кешенең гомерен өзде, янә ике кеше реанимациядә
Фаҗигаләр

М7 трассасындагы авария ике кешенең гомерен өзде, янә ике кеше реанимациядә

М7 трассасының 945нче чакрымындагы авария ике кешенең гомерен өзде. 25нче октябрь көнне, югары тизлек белән килүче "ВАЗ-21093" машинасы "КамАЗ" белән бәрелешә. Мәскәүгә таба хәрәкәт итүче Магниторск шәһәре кешесе, транспорт чарасы белән идарәне югалта һәм ял итү зонасында торган йөк машинасына килеп бәрелә.

Руль артындагы 25 яшьлек егет, алган тән җәрәхәтләреннән, урында ук үлә. Җиңел машинаның 2 пассажиры авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә озатылды. 23яшьлек Магнитогорск шәһәре кешесе исә Яр Чаллы шәһәренең БСМП сына госпитализацияләнә. Ике тәүлек дәвамында комада яткан егетнең бүген төнлә үлүе хәбәр ителде.

Чыганак: http://www.mamadysh-rt.ru/obshchestvo/item/18487


Нет комментариев