Казанда кунакханәдәдә чыккан янгында ир-ат үлгән
Фаҗигаләр

Казанда кунакханәдәдә чыккан янгында ир-ат үлгән

Янгын 15 квадрат метр мәйданны биләгән.

Казанның Мәрҗәни урамында урнашкан кунакханәдә янгын вакытында ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Мәрҗәни урамында урнашкан ике катлы бинада янгын бүген иртәнге сәгать 8дә чыккан. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утның икенче катында урнашкан кунакханәдә чыкканлыгын ачыклаган. Янгынны сүндергәч ир-ат мәете табылган. Ут 15 квадрат метрны биләгән.

Чыганак: tatar-inform.tata


Нет комментариев