Бу фаҗига Казан-Ульяновск автомобиль юлының 20 километрында килеп чыга.
"Ваз -2114" автомобиле йөртүчесе килеп чыккан юл вакыйгасыннан соң автомобиль артына кисәтү билгесе куярга чыккан була. Ләкин бу вакытта аны шул полосадан ук килүче 7 нче модель "Лада" автомобиле бәрдерә һәм юлда торучы машинага килеп бәрелә.
Бәрелүдән алган җәрәхәтләрдән "Ваз -2114" автомобиле йөртүче урында һәлак була, ә "Лада" дагы җәрәхәтләнгән пассажир хатын -кызны 12 нче шәһәр хастаханәсенә озаталар, -дип хәбәр итәләр хокук саклау органнары.
Беренчел тикшерүләр буенча тәүлекнең караңгы вакыты булу сәбәпле, "Лада" автомобиле йөртүче кисәтү билгесе куярга чыккан егетне күрмәгән.
Нет комментариев