Казан пенсионеры автобуста умыртка баганасын сындырган
Фаҗигаләр

Казан пенсионеры автобуста умыртка баганасын сындырган

Җәмәгать транспортын йөртүче һәлакәт урыныннан качкан.

Кичә көндез 37 нче маршрут автобусын йөртүче Мәскәү урамы буенча хәрәкәт иткәндә 26 йорт каршында кинәт туктаган, шул вакытта салонда 75 яшьлек пассажир егылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Җәмәгать транспортын йөртүче һәлакәт урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте аркасында пенсионерның умыртка баганасы сынган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев